Манзара авылында 225 еллык юбилейга әзерлек бара. Тантанага авылдан чыккан мәртәбәле кунаклар чакырылган, хәттә чит илләрдән дә кайтырга тиешләр. Җирле хакимият башлыгы Энҗе Хакимовна авылның бүгенгесен һәм киләчәген матур итеп күрсәтергә тели, яңа эш планнары кора. Ләкин бүгенге авылның тискәре күренешләре дә җитәрлек, авылда күберәк карт-коры, хуҗасыз нигезләр арта бара. Авылда кияүгә чыкмаган кызлар, өйләнмәгән, начар гадәтләре булган егетләр күп. Менә шулар кунаклар алдында авылның дәрәҗәсен төшермәсләрме? Аларны нишләтергә, кая куярга? Авылның киләчәге нинди?