"...Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр"...(Габдулла Тукай)
Хөрмәтле,коллегалар, театр сөюче дусларыбыз!27 март – Халыкара театр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яз фасылы әйләнә-тирә дөньябызны үзгәрткән, табигатькә яңа сулыш өргән кебек, театр тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Үзенең гомерен театр белән бәйләгән кешеләр тирән ихтирамга лаек. Башкалар ял иткән вакытта сез, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка хезмәт итәсез, матурлык бүләк итәсез. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади идеяләр телибез!
Поздравляем всех коллег с Международным днём театра и от всей души желаем прекрасных представлений, ярких эмоций, жизни с настоящими чувствами и счастливыми событиями, игры с интересными ролями и потрясающими идеями. Будьте счастливы и здоровы, любите театр и искусство!