Хөрмәтле мәдәният hәм
сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре!
Мәдәният өлкәсе иҗатка гашыйк, үз эшен яратучы, һәрберсе уз урынында алыштыргысыз кешеләрдән тора.
Сезнең мәдәни мираска һәм халык иҗатын үстерүгә керткән көндәлек өлешегез кешеләргә гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Сезгә һөнәри осталыгыгыз, матурлыкны ярата белүегез һәм шул гүзәллек дөньясына яшьләрне дә алып керергә тырышуыгыз өчен зур рәхмәт!
Барлык мәдәният хезмәткәрләренә ныклы
сәламәтлек, бәхет, зур иҗади җиңүләр, саекмас дәрт, бетмәс- төкәнмәс илһам, барлык башлангычларда һәм иҗатта уңышлар телибез! Киң кырлы иҗатыгыз, кыю проектларыгыз заман белән бергә атласын, сезне яңа даирәләргә, яңа биеклекләргә әйдәсен! Бәйрәмнәрегез мөбарәк, иҗат табыныгыз киң һәм тирән булсын!